Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum" форумын оештыру комитеты утырышында: Ышанам ки, форум югары дәрәҗәдә оештырылачак

17.04.2025

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы башланырга бер ай кала, чарага әзерлекнең соңгы стадиясе бара. 16 нчы форумның эшлекле программасы күптөрле һәм бай эчтәлекле. Бу хакта бүген форумның оештыру комитеты утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде.

Чара Мәскәүдә узды.

Марат Хөснуллин оештыру комитеты утырышында искәрткәнчә, 2025 елда форум инде өченче тапкыр Дәүләт Башлыгы Владимир Путин карары белән федераль дәрәҗәдә уздырылачак. «Форум Россия Федерациясе белән мөселман дөньясы арасындагы стратегик партнерлыкны ныгытуда төп рольне уйнарга тиеш", - диде ул.

"KazanForum - мөһим мәйданчык кына түгел, ә мәдәниятебезне һәм кыйммәтләребезне алга сөрү өчен нәтиҗәле платформа да. Бу Россиянең традицион кыйммәтләргә, толерантлыкка һәм хезмәттәшлеккә ачык булган көчле һәм бәйсез дәүләт булуын күрсәтү мөмкинлеге. Форумны Ватанны саклаучылар елында һәм Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткәннән соң уздыру аеруча җаваплы. Барлык чараларны да югары дәрәҗәдә уздыру бик мөһим", - дип белдерде Марат Хөснуллин.

Ул шулай ук оештыру комитетының алдагы утырышында форум чараларын 13-18 майда, төп даталарны 15-16 майда уздыру турында карар кабул ителүен искәртте.

Утырышта чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, хәзерге вакытта оештыру комитеты форум кунакларын һәм катнашучыларны колачлы чакыру кампаниясе үткәрә. Хәзерге вакытта Россиянең 74 иленнән һәм 61 төбәгеннән вәкилләр үзләренең катнашуларын раслады.

Быелның I кварталында чит илләргә визитлар һәм очрашулар барышында без берничә илнең югары вәкилләренең форумда катнашуы турында фикер алыштык, хезмәттәшлек мәсьәләләренә кагылдык, шул исәптән «Россия –Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларындагы багланышларга да кагылдык, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, алда торган чаралар чит ил партнерларында зур кызыксыну уята.

Үзләренең катнашуларын раслаган кунакларның визитын оештыру буенча эш алып барыла. Пленар утырышның темасы - "Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр".

16 нчы форумның эшлекле программасы күптөрле һәм бай эчтәлекле. Халыкара хезмәттәшлек, ислам финанслары һәм инвестицияләре, мәдәният, хәләл индустрия, спорт, туризм, хатын-кыз карашы һәм башка актуаль темалар буенча 130дан артык чара узачак. Форум барышында традицион һәм яңа панель дискуссияләр булачак.

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең «Яшьләр сәясәте өлкәсендә Россия һәм Ислам дөньясы илләре тәҗрибәсе: уртак чакырулар һәм уртак гамәлләр» темасына утырышы узачак.

«Kazan Halal Market» халыкара сәүдә ярминкәсе, «Modest Fashion Day» әдәпле мода фестивале, шәрык мәдәнияте фестивале әзерләнә. Моннан тыш, чит илләрнең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчеләренең очрашуы көтелә.

Шулай ук бөтенроссия дин әһелләре форумы, «Halal Business woman» һәм «Halal Charity woman» премияләренә йомгак ясау, «International Property Market» (IPM) күчемсез милек буенча халыкара күргәзмә һәм конференция әзерләнә, аның кысаларында ислам архитектурасы һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләренә багышланган Малайзия урбанистик форумы узачак.

Форум көннәрендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары съездын уздыру планлаштырыла. Бу чара Казанның 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуына багышланган. «Без Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Татарстанга әлеге инициативаны алга этәрүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәтле», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Мәдәни программа кысаларында 11 майдан 31 майга кадәр Казанда Рудольф Нуриев исемендәге XXXVIII халыкара классик балет фестивале узачак.

"Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән катнашучыларның иң киң даирәсен җәлеп итүдә оештыру комитеты әгъзаларының ярдәменә өметләнәбез. Мин ышанам ки, уртак тырышлык белән форум югары һәм лаеклы дәрәҗәдә оештырылачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" Мәскәү филиалы материаллары буенча.