Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Катар Мәмләкәте Әмире Тамим Бән Хәмәд Әл Тани белән киңәйтелгән очрашуында катнашты

17.04.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Катар Мәмләкәте Әмире Тамим Бән Хәмәд Әл Тани белән киңәйтелгән очрашуында катнашты. Катар Мәмләкәте Әмире рәсми визит белән Россиягә килде.

Сөйләшүләр тар составтагы әңгәмәдән башланды, аннары рәсми иртәнге аш форматында киңәйтелгән составта дәвам итте.

"Безнең мөнәсәбәтләр ныгый. Күптән түгел Дохада хөкүмәтара комиссия узды, һәм ул бик файдалы булды. Катар тулаем алганда һәм бигрәк тә Якын Көнчыгышта безнең өстенлекле партнерларның берсе булып тора. Безнең үзара мөнәсәбәтләрнең бик күптәнге, яхшы традицияләре бар", - дип ассызыклады Владимир Путин.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча имзаланган документлар алмашу тантанасында катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. kremlin.ru материаллары буенча