Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эш сәфәрендә. Визиты барышында ул Бөек Петр политехник университетында булды.
Университетка 1899 елда нигез салына. Бүген югары уку йортында 34089 студент укый, шуларның 350се Татарстаннан. Уку йорты илнең әйдәп баручы техник югары уку йортлары рәтендә һәм инженер-техник кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә.
СПбПУ 12 институт, өстәмә белем бирү бүлекчәләре, «Яңа җитештерү технологияләре» фәнни-тикшеренү институтының компетенцияләр үзәге, «Алдынгы цифрлы технологияләр» дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәге, фәнни-тикшеренү бүлекчәләре комплексы керә.
64 илдән булган 350дән артык университет белән комплекслы хезмәттәшлек алып барыла. Дөньяның 28 иленнән 70тән артык компания һәм оешма политехник университет белән турыдан-туры контракт мөнәсәбәтләре нигезендә эшли. Кытайда вәкиллеге бар.
Рөстәм Миңнеханов университет эшчәнлеге белән танышты, җиңел материаллар һәм конструкцияләр лабораторияләрен, халыкара фәнни-мәгариф үзәген, алдынгы инженерлык мәктәбенең тәҗрибә-конструкторлык бюросын карады.
Шулай ук Татарстан Рәисе берничә килешүгә кул кую тантанасында катнашты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, СПбПУ белән берлектә, югары белем бирү системаларының нәтиҗәле эшләвенә ярдәм итүгә, югары белемле югары квалификацияле белгечләр һәм югары квалификацияле фәнни кадрлар әзерләүгә, хезмәткәрләрнең квалификациясен өзлексез күтәрүгә, һөнәри белем һәм фәнне интеграцияләүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында килештеләр.
Моннан тыш, килешүгә Бөек Петр политехник университеты һәм Иннополис Университеты кул куйдылар. Гамәлдәге югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү программаларын камилләштерү, яңаларын оештыру, шулай ук уртак, шул исәптән челтәрле, белем бирү программаларын булдыру мөмкинлекләрен тикшерү турында килештеләр. Яклар робот техникасы һәм пилотсыз авиация системалары тармагы өчен яңа композицион материаллар һәм технологияләр булдыру өлкәсендә уртак фәнни-тикшеренү лабораториясе булдыру өстендә эшләячәк.
Шулай ук Санкт-Петербург политехник университеты белән хезмәттәшлек турында килешүгә «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты кул куйды. Документ нигезендә яклар инженерлык әзерлегенең яңа төрен булдыру, алга киткән эшләнмәләрне һәм тикшеренүләрне гамәлгә ашыру өчен шартлар тәэмин итү буенча эшләячәк.
Моннан тыш, уртак фәнни, иҗади, мәгариф проектларын гамәлгә ашырачаклар, фәнни алмашулар алып барачаклар. СПбПУ белән А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ да хезмәттәшлек итәчәк. Уку йортлары үзләренең Алдынгы инженерлык мәктәпләре кысаларында уртак фәнни-мәгариф һәм инновацион проектларны гамәлгә ашырырга, эре фәнни-җитештерү проектларын булдыруга һәм үстерүгә ярдәм итәргә, мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә иҗтимагый әһәмиятле чаралар башкарырга планлаштыралар.