Татарстан Рәисе Санкт-Петербург дәүләт диңгез техник университетында булды

16.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург дәүләт диңгез техник университетында булды.

Югары уку йорты 50 юнәлеш буенча белгечләр әзерли. Бүген биредә 7 меңгә якын студент укый, шул исәптән 57се Татарстаннан.

Диңгез техник университеты - корабльләр төзү белгечлекләренең бөтен спектры буенча кадрлар әзерләүче бердәнбер Россия югары уку йорты, ул барлык класслы суднолар һәм корабльләр проектлау һәм төзү, судно энергия җайланмаларын һәм судно автоматикасы чараларын, судно машина төзелеше, Дөнья океанын үзләштерүнең техник чараларын, корабль кораллануын эшләү һәм булдыруга бәйле.

Университетның Татарстан Республикасының аерым предприятиеләре/оешмалары белән максатчан килешүләре бар, шулай ук алар базасында укучыларны практик әзерләү һәм стажировкалау алып барыла.

2024 елда СПбГМТУ Татарстан Республикасының 5 мәгариф оешмасы белән үзара хезмәттәшлек кысаларында «Судно төзелеше профилендәге инженер класслары» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итте.

Элегрәк республиканың кайбер югары уку йортлары белән кадрлар әзерләү, өстәмә квалификация алу һәм башкалар өчен белем бирү программасы буенча шартнамәләр төзелгән иде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.