Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе губернаторына, Кемерово шәһәре үзәгендәге фаҗига сәбәпле, кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы отпускта.
Отпуск 2018 елның 26 мартыннан 1 апреленә кадәр булачак.
Татарстан Республикасында 2018 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор, 600 дән артык чәчү комплексы катнашачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алейсей Песошин уздырды.
ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә 2018 елда күп фатирлы торак йортларны капремонтлау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәрендә Женева кантонының дәүләт советы президенты Франсуа Лоншам белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаштылар.
Бүген Женевада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Милләтләр Берләшмәсенең Европа икътисадый комиссиясе башкарма секретаре Ольга Алгаерова белән очрашты.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Түбән Новгородта булды.
ТР Министрлар Кабинеты башлыгы РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршында совет утырышында катнашты.
Советның төп темасы – Идел буе федераль округы төбәкләрендә торак төзелеше базарын үстерү.
Утырышны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырды.
Язгы ташуны имин уздыру буенча барлык кирәкле эшләрне оештырырга кирәк – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ТР муниципаль берәмлек башлыкларына шундый бурыч куйды.
Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм Административ советларының 2017 ел нәтиҗәләре буенча утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.
Швейцариянең "Зика" компаниясе Татарстанда төзелеш материаллары производствосын төзәргә ниятли. Бу хакта бүген "Зика" компаниясенең Россия буенча генераль директоры Сергей Зюзя Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу ТР Президентының Женевага эш сәфәре кысларында белдерде.