Татарстан Президенты Гөлнара Габдрахманованы Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләде

04.05.2018

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе итеп Гөлнара Габдрахманова билгеләнде. Бүген тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салды.

Моңарчы Гөлнара Габдрахманова Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары вазыйфасын башкарган иде. 

Искәртәбез, Ирада Әюпова, 2015 елдан Татарстанның архив ведомствосына җитәкчелек итте, кичә Татарстан Республикасы мәдәният министры вазыйфасына билгеләп куелды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.