Бүген Тәтеш муниципаль районының Бакырчы авылында «Ватанны яклаучы якташларга һәм тыл хезмәтчәннәренә мәңгелек дан» мемориаль комплексын ачу тантанасы узды. Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Тантана барышында Татарстан Республикасы Президенты Бакырчы авыл җирлеге кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөбәрәкҗан Таһировка «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медален тапшырды.
Искәртәбез, быел август азагына кадәр «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале 2,5 меңләп ветеранга тапшырылачак. Шулар арасында – Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары, «Блокададагы Ленинградта яшәүче» тамгасы белән бүләкләнгән гражданнар, элеккеге концлагерьлар тоткыннары һәм башкалар.
«Без барлык Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм аларга тиңләштерелгәннәрне «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән бүләкләү турында карар кабул иттек. Бу 2,5 меңләп кеше. 30 августка кадәр без тантаналы төстә шәхсән һәрберсенә бу медальләрне тапшырачакбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Чыгышында Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, Бакырчыдагы мемориаль комплексны реконструкцияләү бу авыл кешесе, Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре ярдәмчесе Наиль Мөхитов тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
«Сугыш елларында Бакырчыдан фронтка 343 кеше киткән һәм 138е генә исән-сау әйләнеп кайткан. Мемориалда барлык Бөек Ватан сугышы каһарманнарының, локаль конфликтларда катнашучыларның исеме язылган. Без геройларыбызны хәтерлибез», – диде Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.
«Бу авылда минем әтием, бабам, бабамның әтисе туган. Монда минем әтием һәм әнием җирләнгән. Без мемориаль комплексны бөтен авылыбыз белән торгыздык. Бу – безнең ата-бабаларыбыз батырлыгы мисалында балаларны тәрбияләү буенча яшь буын өчен үрнәк», – диде Наиль Мөхитов.
Тантанада ике Россия Герое – РФ Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт идарәсенең төбәк сәясәте департаменты башлыгы Алексей Романов һәм Ингушетия Башлыгы Юныс-бәк Евкуров катнашты.