ТР Төзелеш министрлыгы: Балаларны савыктыру лагерьларына капремонтны 25 майга кадәр төгәлләргә кирәк

05.05.2018

Күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, быел барлыгы 5,3 млн.кв.метр мәйданда 995 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. Бүгенгә конкурс процедуралары дәвам итә, смета хакының дөреслегенә экспертиза эше төгәлләнеп килә.

Мәгариф объектларына капремонт программасына 28 гомуми белем бирү оешмасы кертелгән, шулардан 16 муниципаль һәм 12 коррекцион мәктәп. 3 майга 25 учреждениедә эшләр бара. Бер объектта ремонт тәмамланган. Моннан тыш, 80 балалар бакчасында ремонт эшләре бара. Бер объект шулай ук тапшырылган.

2018 елда 14 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт, 6 лагерь төзү һәм 1 лагерьга реконструкция ясау планлаштырылган. 3 майга капиталь ремонтның барлык объектларында да эшләр бара. 2 атна эчендә динамика – 24,8%. 9 объектата эшләр тәмамланган.

Шулай ук бүгенгә 3 мәдәни объектта, 2 яшүсмерләр клубында һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр җирлекләренең 7 башкарма комитеты бинасында ремонт тәмамланган.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, амбулатор-поликлиника учреждениеләре  биналарын модернизациияләүнең масштаблы программасы буенча проект-смета документациясе әзерләнә, планировка хәл ителешләре килештерелә. 120 объектның 66 сында әзерлек эшләре башланган.

Азакта Рөстәм Миңнеханов документацияне үз вакытында әзерләүгә аерым игътибар итәргә өндәде. «Бу эшне тизләтергә кирәк. Барлык программаларыбыз буенча беркадәр документация булырга тиеш. Алайса, гел шушы проблемага абыначакбыз. Әгәр резервыбыз булса, без ел башланганда төзелеш сезонына кадәр үз вакытында барлык конкурс процедураларын уздыра алабыз. Әлеге теманы системалы нигезгә куярга кирәк. Бу юллар тармагына да кагыла», - диде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.