Яңалыклар

22.03.2018

ТР Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасында Лев Толстой елын уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булды.

Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Ул 2018 елның Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителгәнен искә төшерде.

22.03.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2017 ел өчен Татарстан башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге турында ТР Дәүләт Советы депутатларына хисап бирде.

Ул отчет “2030 стратегияләре”нең төп юнәлешләре буенча төзелде, дип искә төшерде.

22.03.2018

Бүген сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы башланды. 

ТР Дәүләт Советы Президиумы көн тәртибенә 25 мәсьәлә кертте, шул исәптән 12 республика законы проекты, 6 федераль законы проекты һәм Россия Федерациясе субъектларыннан ике закон тәкъдиме. Төп мәсьәләләрнең берсе - 2017 елда республика башкарма хакимияте органнарының эшчәнлеге турында отчетларны карау. 

Республика парламента Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов керткән документта социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре, шулай ук отчетны әзерләү барышында ТР Президентына депутатлар җибәргә сорауларга җаваплар бар. Отчетны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итә. 

22.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

Агымдагы елның ике ае эчендә компания бюджетын үтәүгә йомгак ясалды һәм 2018 елның апреленә һәм икенче кварталына бюджетлар расланды.

22.03.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ibusuki Hakusuikan Япония компаниясе җитәкчесе Тадатака Шимотакехара белән очрашуы йомгаклары буенча эш төркеме төзеләчәк. 

Очрашу бүген иртән Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Очрашу барышында яклар кайбер тармакларда хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Япония компаниясе хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде. Аерым алганда, туризм һәм кунакханә бизнесы, медицина һәм заманча медицина технологияләре, нефть химиясе, азык-төлек сәнәгате тармакларында. 

21.03.2018

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

20.03.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең элеккеге эчке эшләр министры, Казанда туып-үскән Виктор Еринның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Татарстан Республикасы Президенты мәрхүмнең хатыны Любовь Еринага телеграмма юллады. 

20.03.2018

Студент отрядлары һәм хезмәт бригадалары Татарстан икътисадының 9 тармагында таләп ителә, аларның эшчәнлегендә ел саен 10 меңнән артык студент катнаша. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

19.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгатендә Россия Президенты сайлауларында актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде. "Кичә без иледездә иң әһәмиятле сайлауларны уздырдык - Россия Федерациясе Президенты сайлауларын. Мин сезнең һәркайсыгызга тавыш бирүдә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Шулай ук әлеге мөһим чараны оештыручыларга һәм үткәрүне тәэмин итүчеләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

19.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсында җиңүче Александра Лебедева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Битләр: << 1021 1022 1023 1024 1025 1026 ( 1027 ) 1028 1029 1030 >>