Татарстан Президенты Апас районында чәчү эшләре барышы белән танышты

04.05.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районында язгы чәчү эшләре барышы белән танышты. Эш сәфәрендә аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмштов озата йөрде. 

Башта Рөстәм Миңнеханов кырлар өстеннән очып узды. Һава маршруты "Свияга" авыл хуҗалыгы предприятиесе кырлары (Бәкер, Кильдураз, Багыш авыллары), "Табар" ҖЧҖ (Табар-Черки ав.), "Апас" авыд хуҗалыгы предприятиесе (Иске Юмарлы ав.) кырлары аша узды. 

Апас янындагы мәйданчыкта Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. 

Апас районы башлыгы Рәишт Заһидуллин хәбәр иткәнчә, 4 май көненә сабан культураларын чәчү 335 гектар җирдә башкарылган, шул исәптән 205 гектарда сабан бөртеклеләр чәчелде. Барлыгы чәчү мәйданнары 35 мең гектар тәшкил итә. Бөртеклеләрне 22,6 мең гектарда, рапсны - 3,4 мең гектарда, көнбагыш - 1 мең га, шикәр чөгендере - 3,2 мең га мәйданда чәчү көтелә. Район башлыгы сүзләренчә, бүгенге көнгә уҗымнарга 9,5 мең гектар җирдә ашлама кертелде. Кырларда 209 трактор, 50 чәчү машинасы эшли. 

Шулай ук Рәшит Заһидуллин районда кулланучылар кооперациясе үсеше, республика һәм муниципаль программаларны гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. 

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, район буенча энергия белән уртача тәэмин ителеш - 100 гектар чәчү мәйданына 128 ат көче. "Районда оештыру яхшы булганга күрә, чәчү эшләре ел саен кыска вакытта уза", - дип ассызыклады ул. 

Рөстәм Миңнеханов механизаторларның хезмәт шартлары белән кызыксынды, һәм районның терлекчелек тармагы турында сорады. "Әлбәттә, авыл хуҗалыгы хәзер катлаулы чорда. Әма безнең нәтиҗәле хезмәт итүче авыл хуҗалыгы оешмалары бар. Сез чәчү эшләрен уңышлы тәмамлавыгызны телим", - диде Татарстан Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы материаллары кулланылды.