Бүген бер ел дәвамындагы төзекләндерү эшләреннән соң Казан циркы тамашачыларга ишекләрен ачты. Татарстандагы күп балалы гиләләрдә 1500 бала тамаша карарга чакырылды. Тантаналы ачылу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. "Капиталь ремонт тәмамлангач, без Казан циркының беренче тамашачылары үрнәк булган, олы гаиләләр булырга тиеш дигән карарга килдек. Гаилә - һәр ил нигезе ул, без сезнең белән горурланырга тиеш. Казан циркы бүген заман таләпләренә туры килә һәм янә сезгә ишекләрен ача", - диде ТР Президенты.
Бүген Казанда «Баскет-холл» спорт аренасында эшкуарлар өчен масштаблы «Перезагрузка» укыту форумы башланып китте. Бизнес-форумга алты меңгә якын катнашучы җыелды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелегенең төп бурычы – кече һәм урта бизнесны үстерү өчен барлык кирәкле шартларны тудыру. Бүген гамәлгә ашырылучы программалар инфраструктура булдыруга юнәлгән, болар – махсус икътисадый зоналар, технопарклар, ИТ-парклар, ТОСЭР. Татарстанда Россиянең мондый инфраструктур хәл ителешләрнең 10 проценты тупланган.
2018 елның 18 мартында, ягъни бу якшәмбедә буласы Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте.
Казанның Юдино бистәсендә ясалма боз өслекле боз шугалагы төзиячәкләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бистә кешеләре һәм ГЖД Казан территориаль идарәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре белән очрашуда хәбәр итте.
Иртәгә, 2018 елның 16 мартында, Казанда Баскет-холлда эшкуарлар өчен белем бирү форумы - "Перезагрузка" уздырылачак. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Казан ТЭЦ-2 (җылылык электр станциясе) модернизацияләү җылылык электр үзәк магистрале эшенең нәтиҗәлеген тәэмин итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиедә эшчеләр белән очрашуда белдерде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Кол Гали” кунакханә комплексының эчке эшләрен хәл итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында сәнәгать, икътисад, мәдәният, мәгариф, медицина һәм башка өлкәләрдә тырыш хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән 46 кеше.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан бүген – Россиянең алга киткән сәнәгать төбәкләреннән берсе. «Бездә эре инвестицион, икътисадый һәм инфраструктур проектлар гамәлгә ашырыла. Без беренчелекләрне һәм бөтендөнья дәрәҗәсендәге форумнарны кабул итәбез, социаль өлкәгә зур игътибар бирәбез», - диде ТР Президенты.
«Вакууммаш» заводының илебез оборона сәләтен ныгытуга җитди өлеш кертте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта предприятиегә визиты барышында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов завод музее экспозициясе белән танышты. Предприятие директоры Евгений Капустин ТР Президентына заводның 1959 елда бирле җитештергән продукциясен күрсәтте, "Вакууммаш" тарихы, яңа эшләнмәләре һәм нинди илләргә продукцияне сатулары турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт нәсел эше хезмәте һәм Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге хезмәткәрләренә яңа автомобильләр тапшырды.