Яңалыклар

17.01.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Балык Бистәсе муниципаль районы советының чираттагы утырышында катнашты.

Утырыш башында депутатларга Балык Бистәсе районы башкарма комитеты структурасында кадрлар үзгәреше турында хәбәр иттеләр.

17.01.2018

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген өченче чакырылыш Питрәч муниципаль районы советының чираттан тыш утырышында катнашты.

Бу чара Питрәч Мәдәният йортында узды.

Утырышны Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров ачты. Бүгенге утырышта Питрәч муниципаль районы советындагы 42 депутаттан 41 депутат катнашты.

Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр – “Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату”, шулай ук “Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгын сайлау”.

16.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр» Гайдар форумы – 2018нең пленар дискуссиясендә катнашты.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев мөрәҗәгать итте. 

16.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россия Инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары җыелышы узды. Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында узган чарада Ассоциация җитәкчелеге, башкарма хакимият органнары һәм РИРА әгъзалары булган төбәкләр башлыклары катнашты. 

16.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге илчесе Регина Джонс-Бос белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, узган ел март аенда илче ханым Татарстанда Голландия эшлекле даирәләре делегациясе белән булган. 

16.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумы-2018 мәйданчыгында Ernst & Young Британия компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ernst & Young компетенцияләре, шул исәптән цифрлы технологияләр өлкәсендә дә, бөтендөньяга мәгълүм.

16.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IX Гайдар форумы кысаларында «Дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеге көзгесе буларак, бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеге» темасына ачык диалогта катнашты.

Фикер алышулар барышында экспертлар дәүләт идарәсе системасының эшләвенә карата үз кисәтүләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр. Аерым алганда, дәүләт хезмәткәре эшчәнлегенә һәм аны матди кызыксындыру системасын алмаштыру зарурлыгына карата фикер уртаклаштылар.

16.01.2018

Татарстанда 2018 елның 15 гыйнварыннан эш стажын раслау һәм хезмәт хакы турындагы белешмәләрне дәүләт архивыннан электрон рәвештә алырга мөмкин. Бу хакта бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Тимур Зарипов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

16.01.2018

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген  РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге - Дәүләт учреждениесе координацион советының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Утырышның төп темасы - РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлегенең 2017 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2018 елга бурычлар.

Төп докладны РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин ясады. 

16.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Анда ул IX Гайдар форумында катнаша. Быел РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә форумда катнашучылар "Россия һәм дөнья: максатлар һәм ихтыяҗлар" темасына өстенлекле мәсьәләләр турында фикер алышачаклар. ТР Президенты эш программасы "Иҗтимагый сәламәтлек өлкәсенә инвестицияләр" эшлекле ашында катнашудан башланачак. 

Битләр: << 1021 1022 1023 1024 1025 1026 1027 1028 1029 ( 1030 ) >>