Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстанга эш сәфәре белән килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Аэропортка килеп төшүгә үк Михаил Бабич быел апрель аенда Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе вазыйфаларына керешкән Максим Боровковка таныклык тапшырды.
Татарстанга эш сәфәре кысаларында бүген Михаил Бабич, Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Тәтеш муниципаль районының Бакырчы авылында «Ватанны яклаучы якташларга һәм тыл хезмәтчәннәренә мәңгелек дан» мемориаль комплексын ачу тантанасында катнашачак.