Тимер юл пассажир транспорты җитештерүдә бөтендөнья лидерларының берсе «Штадлер» Швейцария концерны Татарстан территориясендә үз җитештерүен урнаштырырга тели. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Штадлер» компаниясе Директорлар советы рәисе, компания милекчесе Петер Шпулер белән очрашуында мәгълүм булды.
«Штадлер» компаниясе тимер юл пассажир транспортының киң спектрын җитештерә: тизйөрешле, региональ һәм шәһәр яны поездлары, йокы вагоннары, трамвайлар һәм метро вагоннары. Компания заводлары Швейцариядә, Германиядә, Польшада, Венгриядә, Чехиядә, Италиядә, Австриядә, Нидерландта, Испаниядә, Алжирда, АКШта һәм Беларусь Республикасында урнашкан.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевага эш сәфәре кысаларында «Буркхардт Компрешн» компрессор җайланмалар җитештерү компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
«Буркхардт Компрешн» компаниясенә 1844 елда нигез салынган. Ул бөтен дөньяда пешкәк компрессор системалары, заманча компрессор технологияләр базарында алдынгылардан санала, бу җайланмалар нефть чыгарганда һәм транспортлаганда, нефть эшкәрткәндә, нефть химиясе һәм химия сәнәгатендә киң кулланыла.
Татарстан Республикасы Швейцариядән бизнес һәм капитал җәлеп итүгә карата кызыксыну белдерә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Швейцария - Татарстан» эшлекле форумында шул хакта белдерде.
Россия җитәкчелеге чит илдәге партнерлар белән конструктив эшчәнлек җәелдерергә ниятли. «Әлеге визит Татарстанның Швейцария компанияләре белән хезмәттәшлеген үстерүгә яңа динамика өстәр дип өметләнәбез», - диде ТР Президенты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре кысаларында Вале кантонының Икътисадый үсеш департаменты җитәкчесе Жильбер Лоретан белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевага (Швейцария) эш сәфәре кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды.
Беренчесе – «Y» («игрек») технопаркы җитәкчелеге белән. Технопарк – беренче һәм иң зур Швейцария фәнни-техник паркы. Резидентларының эшчәнлегенең төп юнәлешләре – мәгълүмат һәм медицина технологияләре һәм машина төзелеше.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Женева шәһәренә эш сәфәре кысаларында Швейцариядә яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, 2015 елда Женевада татар һәм башкорт диаспоралары инициативасы буенча «Юлдаш» татарлар һәм башкортлар ассоциациясе төзелгән. Оешмага 13 активист керә. Барлыгы Швейцариядә 150ләп татар һәм башкорт яши.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре барышында Лозанна политехника университетында булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Казан технопаркы директоры Антон Грачёв һәм башкалар озата йөрде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре кысаларында «Ферринг» фармацевтика компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Компания репродуктив сәламәтлек, урология, окнология, гастроэнтерология һәм ортопедия кебек өлкәләрдә эшли. Пептид һәм энокринология өлкәсендә тикшеренүләр өлкәсендә - дөнья лидеры.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевага (Швейцария) эш сәфәренә килде.
Женева аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россиянең Швейцариядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сергей Гармонин каршы алды.
Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәре барышында берничә Швейцария компаниясе җитәкчелеге белән очрашачак. Шул исәптән – «Ферринг» (фармацевтика), «Буркхардт компрешн» (компрессор җайланмалар), «Штадлер» (тимер юл пассажир транспорты җитештерү), «Зика» (төзелеш материаллары җитештерү) компанияләре вәкилләре һәм башкалар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Дөнья нефть химиясе сәнәгате үсеше турында «ВЫГОН Консалтинг» ҖЧҖ идарә директоры Григорий Выгон сөйләде. Ул искәрткәнчә, компания "Татнефть" ГАҖ белән нефть эзләү, запасларны классификацияләүне стимуллаштыру өлкәсендә күптәннән уңышлы хезмәттәшлек итә. Шулай ук Григорий Выгон нефть химиясе тармагына дәүләт ярдәме турында хәбәр итте.