Рөстәм Миңнеханов муниципаль сәнәгать мәйданчыклары эше нәтиҗәлелеген анализларга кушты

05.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә муниципаль сәнәгать мәйданчыклары эше нәтиҗәлелеген анализларга кушты.

«Без сәнәгать парклары булдыру буенча җитәрлек дәрәҗәдә зур инвестицияләр керттек. Безнең “Алабуга” МИЗ, “Иннополис” МИЗ, “КИП Мастер”, “Химград” кебек эре объектларыбыз үзләрен реализацияләделәр инде. Әмма Чистайда, Мамадышта һәм башка муниципалитетларда реализацияләнүче проектлар җитәрлек дәрәҗәдә үсмиләр. Аларның эшчәнлеген анализларга кирәк. Резидентлар белән эшне сыйфат ягыннан яңа баскычка күтәрергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Безнең бизнес-инкубаторларның нәрсә белән шөгыльләнүләрен өйрәнергә, алар офис үзәкләренә әверелмәскә тиеш, безнең инновацион структуралар эшен карарга кирәк», - диде ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов төрле өлкәләрдә муниципалитетларның уңай эш үрнәкләрен трансляцияләргә тәкъдим итте. Татарстан Президенты  Кайбыч районының авылларында чүп-чар җыюны оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде. «Бездә шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә бу эш әйбәт оештырылган. Авылларда ситуация башка. Кайбыч районында аена ике мәртәбә авылга машина килә һәм капчыклардагы чүп-чарны алып китә. Бу системаны бакчачылык ширкәтләрендә дә кулланырга мөмкин. Кешеләр үзләренең яшәү тирәлеге турында сүз барганны аңларга тиеш», - дип йомгак ясады ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.