Рөстәм Миңнеханов Кайбыч һәм Буа районнарына эш сәфәре кылды

04.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч һәм Буа районнарында булды. Эш сәфәренең максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу. Сәфәрендә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озат йөрде.   

Кайбыч авыл хезмәтчәннәре белән Татарстан Республикасы Президенты Корноухово авылында очрашты. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, быел сөрүлекләрнең гомуми мәйданы 56,4 мең  гектар тәшкил итә. Бөртеклеләргә 27,7 мең га бирелгән, шулардан уҗымнар  7714 га били. Техник культураларны – 5,3 мең гектарда, терлек азыгын 18,6 мең гектарда чәчәргә җыеналар. 

Альберт Рәхмәтуллин шулай ук районда терлекчелек торышы турында да сөйләде. Бүгенгә мөгезле эре терлек 16,5 мең баш, шул исәптән 4286 сыер. Бүгенгә җыелма сөт савымы 6317 тонна тәшкил итә, үткән елның шушы чорына карата 17%ка ким. Җәйгә таба сөт җитештерү күләмнәре артачак, дип белдерде район башлыгы.   

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, сөт реализацияләү – авылда иң ышанычлы акча чыганагы. «Мин сезгә элеккеге район башлыгы буларак әйтәм. Сөт сату – иң ышанычлы керем чынганагы. Бу көн саен керем китерә.  Әлбәттә, бүген сөткә сатып алу бәяләре түбәнәйде. Әмма бу озакка түгел. Авыл сөтенә һәрвакыт ихтыяҗ булачак», - диде ул. 

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Буа районына юнәлде. Хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлекләр башлыклары белән очрашуда  агымдагы чәчү мәсьәләләре турында фикер алыштылар: кыр эшләрендә катнашучы техника торышы, хуҗалыкларның ЯММ белән тәэмин ителеше, хезмәтчәннәргә вакытында түләү мәсьәләләре.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.