Яңалыклар

08.04.2018

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Пасха – нурлы бәйрәм. Дин тотучылар аны яз белән бергә каршы ала, бу көннәрдә христианнарның йөрәгендә иман көче, шәфкать-мәрхәмәт һәм яратуның олы кодрәтенә инану тагын да арта һәм ныгый. Пасха кешеләргә якты өметләр, күтәренкелек, көч-дәрт бүләк итә, игелекле гамәлләргә рухландыра.

07.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Корольлегенә эш визиты белән килде. Манама халыкара аэропортында аны Бәһрәйн Короленең туганы Шәех Хамад бән Ибраһим Әл Хәлифә, РФнең Бәһрәйн Корольлегендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вагыйф Гәрәев һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

Корольлек хакимияте ихтирам йөзеннән кыска очрашу чарасы оештырды. Аннан Бәһрәйн хакимияте вәкилләре белән сөйләшү булды.

 

07.04.2018

ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2018 елгы чәчү кампаниясе барышы турнда хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

07.04.2018

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча  электрон аукционнар нәтиҗәләре буенча подряд оешмалары билгеләнгән. Быел барлыгы 995 объектка ремонт ясау планлаштырыла, анда 224 мең граждан яши. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

06.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәрби комиссариатлар булдыруның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашты. Рөстәм Миңнеханов һәм ТР хәрби комиссары Сергей Погодин Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты бинасын карады, оешма йөз еллыгына багышланган күргәзмә белән танышты. 

 

06.04.2018

Бүген Казан федераль университетының Инженер институтында югары уку йортының Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Утырыш эшендә Россия Федерациясе  Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты. 

Утырыш башланыр алдыннан Николай Никифоров һәм Рөстәм Миңнеханов КФУның робототехника һәм аддитив технологияләр өлкәсендәге фәнни-тикшеренү күргәзмәсен карап чыктылар.   

06.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры  Николай Никифоров та катнашты. 

 

05.04.2018

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәрби комиссариатлар оешуга йөз ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Чара Россия Армиясенең Үзәк академия театрында узды. 

05.04.2018

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларының илдә  конкуренцияне үстерүгә ярдәм күрсәтү эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты.  

Утырышны Кремльдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин алып барды.

05.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «МДВ – Щит Чернобыля» ассоциациясе президенты, Татарстан Республикасының РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Николай Демидовка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Чара Мәскәүдә узды. 

Битләр: << 1021 ( 1022 ) 1023 1024 1025 1026 1027 1028 1029 1030 >>