ТР Премьер-министры архив эше буенча Татарстан дәүләт комитетының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

04.05.2018

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты коллективына яңа җитәкчене –  Гөлнара Габдрахманованы тәкъдим итте.

 “Татарстан Президентының 2018 ел 4 май указы нигезендә Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде. Гөлнара Зәкәрия кызының анкетасы бар, анда бер генә начар сүз дә юк”, - диде Алексей Песошин.

“Сезнең ярдәм белән архив эшчәнлеге нечкәлекләрен өйрәнермен, миңа булышырсыз дип ышанам”,- диде Гөлнара Габдрахманова коллективка мөрәҗәгать итеп.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” МА материаллары буенча.