Яңалыклар

10.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X халыкара икътисадый саммиты киңлекләрендә оештырылган Russia Halal Expo күргәзмәсен карады, күргәзмә «Корстон» КСККда узды. 

Искәртәбез, быелгы саммитның төп темасы – хәләл яшәү рәвеше. 

10.05.2018

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X халыкара икътисадый саммиты киңлекләрендә «Россия – Ислам дөньясы: Стратегик партнерлык» темасына Саклык банкының эшлекле иртәнге ашы узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Саклык банкы» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары киңәшчесе Бехнам Гурбан-Задә, Идел-Нократ банкы вице-президенты – рәисе Петр Колтыпин, Ислам икътисадын үстерүнең Дубай үзәге генераль директоры Абдулла Мөхәммәд Әләвәр, Ислам үсеш банкы вице-президенты Замир Икбаль катнашты. 

09.05.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Үлемсез полк» акциясендә катнашты.

Күп меңләгән урам йөрешенә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит  Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм гражданнар да кушылды.

09.05.2018

Бүген Татарстанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин килде. 

«Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин каршы алды. 

09.05.2018

Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм парады узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.    

Кыска гына концерттан соң Җиңү байрагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флаглары чыгарылды.   

09.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркындагы Дан мемориалы комплексы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды. 

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.   

09.05.2018

Бүген, Җиңү көнендә, Казанның Арча зиратында “Җиңүче солдат” һәм “Кайгы кичерүче солдат”монументлары янында тантаналы рәвештә чәчәкләр салу чарасы узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

09.05.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате. «Кадерле татарстанлылар, сугышта катнашкан һәм тылда тырышып эшләгән фидакарьләр! Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм».

08.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты җанатары паспортын бирү үзәгендә булды һәм үзенең таныклыгын алды.    

08.05.2018

Казанда Дубайның Ислам  банкы филиалын ачу планлаштырыла, дип белдерде ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Битләр: << 1001 1002 1003 1004 1005 1006 1007 1008 ( 1009 ) 1010 >>