Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды

12.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов лаеклы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

Тантана Казан Кремлендә узды.

Бүләкләнүчеләр арасында – Бөек Ватан сугышы ветераннары, блокададагы Ленинградта яшәгән кеше, «КАМАЗ-мастер» командасы вәкилләре, табиблар, нефтьчеләр, автотранспорт предприятиеләре, дини оешмалар, югары уку йортлары вәкилләре һәм башкалар, барлыгы 48 кеше.

12 июнь көнне – Россия көнендә дәүләт бүләкләрен тапшыруны символик факт дип атады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, илнең һәм төбәкнең динамик үсешендә бүген бу залда утырганнарның да өлеше бар. Ул барысына да Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына ватанга эчкерсез хезмәт иткәннәре өчен аерым рәхмәтләрен җиткерде.   

«Бүген илебез уңышлы үсә. Россия Федерациясе Президентының быелның 7 маендагы Указы белән озак срокка һәм масштаблы стратегиясе билгеләнде, ул күпчелек россиялеләрдә хуплау тапты. Татарстан Россиянең таяныч төбәге булуын, аның җиңүләренә лаеклы өлеш кертүен күп тапкырлар раслады. Татарстанда масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, торак һәм социаль-мәдәни объектлар төзелә, кеше капиталына зур игътибар бирелә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медальләре Бөек Ватан сугышында катнашкан Фирдәвес Ермаковка һәм Турфан Насыйбуллинга, блокададагы Ленинградта яшәгән Алексей Шевелевка тапшырылды.

«КАМАЗ-Автоспорт» коммерциячел булмаган партнерлыгы вәкилләре I һәм II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре, Россия Президенты мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары алдылар.  

Россия Президенты рәхмәт хатлары белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты департаменты җитәкчесе урынбасары Руслан Мөхәрләмов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бүләкләнде.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә белән Татарстан Республикасы Президентының эшләр буенча идарәчесе Мөслих Ситдыйков лаек булды.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Россия Президенты Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.