Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франкфурт-на-Майне шәһәренә эш визиты кысаларында Linde һәм Siemens вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда нефть химиясе һәм энергетика өлкәсендә Татарстан Республикасында уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Аерым алганда, Linde "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнең елына 600 мең тонна җитештерәчәк яңа олефин комплексын төз проектын гамәлгә ашыруда катнаша. "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов билгеләгәнчә, бүген проектлау һәм генераль планны эшләү эше бара. Шулай ук аның сүзләренчә, Казанда бер атнадан Linde җитәкчелеге белән очрашу узачак, анда бөтен тәкъдим һәм мәсьәләләр турында сөйләшү узачак.