Бүген Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Антон Силуанов "Алабуга"да беренче кат булды, шуңа күрә аңа мәйданчыкта экскурсия оештырдылар, предприятиеләрне күрсәттеләр.
Иртәгә, 2018 елның 3 мартында, Казанда VII Россия Федерациясе төбәкләренең татар авыллары һәм Татарстан эшкуарларының бөтенроссия җыены утырышы булачак.
Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында узачак, шулай ук анда Россия төбәкләреннән хәләл продукция һәм халык һөнәрләре товарларының күргәзмә-ярминкәсе дә оештырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе хәкиме Гуломжон Ибраһимов белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә үтте.
Татарстан ягыннан ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләү сүзендә белдергәнчә, Татарстан, Россия Федерациясенең субъекты буларак, Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән төбәкара хезмәттәшлекне үстерү яклы.
Казан халык һөнәрчелеге техникумы базасында Ресурс үзәге төзелергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның техникумга визиты вакытында билгеле булды. Ул техникумдагы остаханәләрне карады, остазлар һәм студентлар белән аралашты, Краснодарда узган WorldSkills милли чемпионат лауреаты Фәннур Вәлиуллин белән дә танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль балык үрчетү агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов һәм Мәрсин балыклар үрчетү берлеге президенты Александр Новиков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Моратов та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Сергей Калугин һәм «ТР-Информ» генераль директоры Камил Газизов белән очрашуда кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Цифрлы Татарстан” ведомствоара эш төркеме утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үтте. Төп докладны Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ясады.
Ул, аерым алганда, цифрлы икътисадның төп тенденцияләре һәм юнәлешләре, аның дөньяда һәм Россиядәге үсеше турында кыскача сөйләде.
Казан Самара, Томск, Новосибирск һ.б. шәһәрләр белән беррәттән, илнең куәтле фәнни үзәге булып тора. Аларның бурычы университетлар, институтлар һәм югары технологияле компанияләрнең фәнни мөмкинлекләрен берләштерүдән гыйбарәт. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә еллык юлламасында шулай дип белдерде.
Искәртик, бүген әлеге чара Кремльдәге Георгий залында түгел, ә Үзәк Манежда узды. Бу чакырылганнар саны артыграк һәм визуальләштерүне яхшырту максатыннан эшләнде.
Татарстан Республикасыннан юлламаны тыңларга Рөстәм Миңнеханов барды.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ Федераль Собраниесенә еллык юллама белән мөрәҗәгать итә.
Быел чара Мәскәүнең "Үзәк Манеж" күргәзмәләр залында уза.
Юлламаны игълан итү тантанасында Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша,ул Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.
Искә төшерәбез, бүген иртән Алексей Песошин “Балыкчы. Аучы” 12 нче махсуслаштырылган күргәзмәнең ачылу тантанасында катнашты.
Күргәзмә гадәтттәгечә “Казан ярминкәсе” КҮ территориясендә узды.