Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул язгы кыр эшләренең торышын бәяләде. Сәфәрендә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Лаеш мунициципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде.
Лаеш районы авыл хезмәтчәннәре белән Татарстан Республикасы Президенты Кече Елга авылы янындагы басуда очрашты. Моңарчы Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсен карады.
Бүген Татарстан башкаласында Меңьеллык мәйданында Татарстан спорт календаренең йөгерү буенча эре старты – Казан Марафоны-2018 старт алды. Массакүләм йөгерүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Матч-ТВ» спорт телеканалы генераль продюссеры Тина Канделаки, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.
ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасында сәнәгать мәйданнары үсеше турында хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адып барды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүгнеге көнгә социаль өлкә һәм ТКХ объектларын төзү һәм капиталь ремонтлару буенча 23 республика программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адып барды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Республикада мәгариф объектларын капиталь ремонтлау эше дәвам ителә. 17 май көненә планлаштырылган 16 муниципаль мәктәпнең ундүртендә эшләр алып барыла. Бер объектта эшләр тәмамланган.
ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләре барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлетмә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адып барды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 1,3 млн гектар җирдә эшләр тәмалманган, бу фаразлауның 73 %. Республика чәчү мәйданнарында арпа (382 мең гектар) һәм шикәр чөгендерен (66 мең гектардан артык) чәчүне тулысынча тәмамладылар.
Татарстанда бүген “Бәллүр каләм” республика журналистлар конкурсына йомгак ясадылар.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанның “Пирамида” мәйданчыгында узды.
Кытайга эш сәфәре азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов King Long United Automotive Industry Co компаниясенең автобуслар җитештерүе һәм XGMA компаниясенең йөк төягечләр һәм экскаваторлар җыю эшчәнлеге белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Фуцзянь провинциясенең Сямынь шәһәре мэры Чжуан Цзяхан әфәнде һәм шәһәр хуҗалыгының төрле юнәлешләре җитәкчеләре белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Сямынь шәһәрендә «Татарстан-Фуцзянь» эшлекле форумы узды.
Форум ачылыр алдыннан Татарстан Республикасының туризм һәм инвестицион потенциалы турында видеоролик күрсәтелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәрен Фуцзянь провинциясенең Сямынь шәһәрендә дәвам итте. Башта Татарстан Президенты Meiya Pico ИТ-компаниясе эшчәнлеге белән танышты.