Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион совет президиумы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында үтте. Чара катнашучылар тәкъдим ителгән инвестицион проектлар белән танышты, шул исәптән дәүләт-хосусый партнерлык нигезендәгеләр белән дә.
Башта «КамЭнергоМаш» ҖЧҖ («КЭР-Холдинг» компанияләр төркеме) ГТ-400 газ турбиналары һәм энергия, газ химиясе, нефть химиясе җиһазлары өчен запас частьлар җитештерү проекты тәкъдим итте.
Татарстанда 2017 елда 35,7 млн. тонна чыгарылган нефтьнең 16 млн. тоннасы республикада эшкәртелгән. 1 млн. 700 мең тонна пластик, 710 мең тонна каучук, 217 мең тонна юуу чаралары, 14 млн. шина җитештерелгән. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык җыелышы холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.
Җыелышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
2017 елдагы эшчәнлек турында хисап нотыгы белән холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Хисап елында «Татнефтехиминвест-холдинг» республиканың нефть-газ комплексын үстерү эшен дәвам иткән. Шул исәптән төп юнәлешләр буенча – яңа технологияләрне гамәлгә кертүгә ярдәм күрсәтү.
«Алабуга» махсус икътисадый зонасының Корпоратив университеты үзен уңышлы проект буларак тәкъдим итте, ул студентларга бик кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 нче агымда югары уку йортын тәмамлаучылар белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шул университетны тәмамлап, МИЗда эшләүчеләр дә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зур Париж (Франция) төбәгенә инвестицияләр агентлыгы вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Иннополис шәһәрендә 5G технологиясенең яңа буыны челтәренең тәҗрибә зонасын ачу кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы Франциябизнесы белән хезмәттәшлек итү яклы.
Ул кыскача республиканың икътисады, Франция компанияләре белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе, инвесторлар белән эшне алып бару турында сөйләде.
Бүген Иннополис шәһәре территориясендә 5G технологиясенең яңа буыны элемтәсе тәҗрибә зонасы ачылды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Ростелеком» ГАҖ президенты Михаил Осеевский, Huawei компаниясенең Россиядәге генераль директоры Эйден У һәм «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Денис Улесов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Денис Вәлиевны 3 ел срокка Татарстан Республикасының Казахстан Республикасында Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләү турындагы указга кул куйды.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!
Сезне истәлекле тарихи вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Мөселман цивилизациясендә тирән эз калдырган, татар халкының язмышын билгеләгән әлеге олуг вакыйга булып узган заманнан алып динаятьле ата-бабаларыбыз күп гасырлар дәвамында игелекле һәм данлы гамәлләр башкара килгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки муниципаль районында язгы чәчү эшләре барышын тикшерде. Эшлекле сәфәрендә аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Әлки районы башлыгы Александр Никошин озата йөрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Сәфәрендә аны Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов озата йөрде.