Рөстәм Миңнеханов Казанда «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгендә булды

12.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгендә (элеккеге Урицкий ис. мәдәният сарае) булды.   

«Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгенә капиталь ремонт ясалган.  

Кардиналь үзгәрешләр 2017 елда башланган – ул чакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт турындагы инициативаны хуплаган.

«Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәге мәдәният йортларын үзгәртү буенча сынау проектына әверелде. Монда спортзал бар, анда «Жизнелюб» проектында катнашучылар шөгыльләнә, мини-футбол, волейбол, бадминтон секцияләре эшли.

Моннан тыш, «Мәскәү» МСҮ базасында Казанда беренче балалар киномәктәбе ачылган һәм кытай телен өйрәнү дәресләре башланып киткән.  

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Мәскәү» МСҮ карап чыктылар, парктагы балалар һәм ата-аналар белән сөйләшеп тордылар.  

«Мәскәү» МСҮ мәйданчыгында тагын ретроавтомобильләр һәм мотоцикллар күргәзмәсе оештырылган.  

Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар озата йөрде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.