Татарстан Президенты ACHEMA-2018 күргәзмәсен карады

11.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франкфурт-на-Майнега эшлекле сәфәре кысаларында ACHEMA-2018 нефть химиясе җиһазлары халыкара күргәзмәсендә булды. 

Күргәзмәдә нефть химиясе, азык-төлек һәм фармацевтика сәнәгате өчен җиһазлар, мәгълүмат системалары, инновацион технологияләр һәм хезмәт күрсәтү сервисларын карап була. 

Рөстәм Миңнеханов башта Татарстан Республикасы стендын карады, анда республика икътисады, сәнәгате һәм инвестицион мөмкинлекләре тәкъдим ителгән.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Buhler, Lodige, BASF, Festo, Linde, Siemens һәм башка компанияләр стендларын карады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.