Яңалыклар

16.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов AB InBev компаниясенең Россиядәге һәм Украинадагы президенты Дмитрий Шпаков белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башкалар катнашты.

15.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саратовта эш сәфәрендә булды. Анда ул  Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең уртак күчмә утырышында катнашты. 

Уртак киңәшмәне Саратовта Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырдылар. 

Чара кысаларында ИФО төбәкләре башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре укучы яшьләр арасында деструктив карашлар һәм агымнар таралуын кисәтү, наркотиклар һәм психотроп матдәләр, алар перкурсорлары округ территориясендә таралуны кисәтү турында сөйләштеләр. 

15.05.2018

Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 кунаклары  өчен туристик маршрутлар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында  узган брифингта сөйләделәр.

Брифинг республиканың барлык  муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

14.05.2018

Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Идел буе төбәгендә  беренче «ММК-Джошкуноз Алабуга» металл үзәген ачылды.

14.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кыла.   

Төп максаты – «Алабуга» махсус икътисадый зонасында территориясендә «ММК-Джошкуноз Алабуга» яңа сервис метал үзәген ачу тантанасында катнашу.

14.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «IC Holding» Төркия холдингы делегациясе белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

14.05.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Зенит" Казан волейбол командасын бу сезонда биш турнирда җиңүләре белән котлады. Команданы Казан Кремлендә котладылар. Әлеге спорт сезонында "Зенит-Казан" биш турнирда җиңүче булды. Команда Россия чемпионатында, Россия Кубогы һәм Суперкубогында, Чемпионнар лигасы һәм клублар арасында дөнья чемпионатында катнашты. 

11.05.2018

Татарстан Республикасы муницпаль районнарында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү дәрәҗәсе турында бүген ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты уздырды. Киңәмшә эшендә ТР Премьер- министры Алексей Песошин катнашты. 

11.05.2018

Татарстан кырларында чәчү эшләре барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты уздырды. Киңәмшә эшендә ТР Премьер- министры Алексей Песошин катнашты. 

11.05.2018

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2018 ел башыннан 457 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормаларын бозу өчен 4 млн. 682 мең сумга 136 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 670 оешманы тикшергән. Шулай ук төзелеш мәйданнарында санитар-экология ике айлыгы кысаларында да күзәтчелек алып барыла. 103 тикшерү үткәрелгән, 28 хокук бозу ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты уздырды. Киңәмшә эшендә ТР Премьер- министры Алексей Песошин катнашты. 

Битләр: << 1001 1002 1003 1004 1005 1006 ( 1007 ) 1008 1009 1010 >>