Франкфурт-на-Майне шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Höchst (Хёхст) сәнәгать паркында булды.
Тәкъдир итү барышында Höchst вәкиле хәбәр иткәнчә, 150 ел элек сәнәгать паркы территориясендә таш-ташкүмер сумаласыннан буяулар җитештерү буенча бәләкәй генә фабрика булган. Бүген Höchst – эре инновацион химия һәм фармацевтика үзәге. Сәнәгать паркында Франкфурте-на-Майне шәһәрендәге фәнни һәм мәгариф оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итүче 90нан артык инновацион предприятие эшли.
Индустриаль парк территориясендә 120 җитештерү предприятиесе һәм 80нән артык лаборатория һәм офис бинасы бар, аларда 22 мең кеше эшли.
Höchst паркында бөтен дөньядан әйдәүче химия һәм фармацевтика предприятиеләре үз җитештерү линияләрен урнаштырган. Шулардан: Air Liquide (сәнәгать газлары), Akzo Nobel (химик өстәлмәләр), Allessa (химия продуктлары эшләү һәм җитештерү), Bayer CropScience AG (үсемлекләрне яклау), Cargill (биодизель), Celanese Chemicals (химик һәм ацетат продуктлар), Siemens (технологик проектлау), Sanofi-Aventis (фармацевтика) һәм башкалар.
Парк үсешенә ел саен якынча €350 млн. күләмендә инвестицияләр кертелә. Парк территориясендә институт эшләп килә, анда хезмәткәрләрне әзерлиләр һәм квалификация арттыру буенча мәгариф программалары гамәлгә ашырыла.
Шулай ук Höchst пракы вәкилләре потенциаль резидентлар эше, кадрлар әзерләү, монда булдырылган алга киткән транспорт һәм инженер инфраструктурасы турында сөйләделәр.