Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Lucas-Nülle (Лукас-Нюлле) Германия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Германиядә Франкфурт-на-Майне шәһәрендә бүген эшли башлаган ACHEMA-2018 нефть химиясе җиһазлары халыкара күргәзмәсе кысаларында узды.
Lucas-Nülle техник өлкәләрдә профессиональ белем бирү һәм квалификацияне үстерү буенча заманча алдынгы системаларны төзү һәм гамәлгә кертү белән шөгыльләнә.
Очрашуда Татарстан белән Lucas-Nülle арасында нефть һәм нефть химиясе өлкәсе өчен белгечләр әзерләү өлкәсендә уникаль методикалар куллану юнәлешендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды.