Рөстәм Миңнеханов «Кәҗә Бистәсе» метросыннан «Казан» гаилә үзәгенә кадәр яңа бульвар буйлап җәяүләп узды

12.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кәҗә Бистәсе» метросыннан «Казан» гаилә үзәге янындагы җантаралар фестивале мәйданчыгына кадәр яңартылган бульвар буйлап җәяүләп узды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башкалар озата йөрде.

«Татмедиа» (Декабристлар урамы) бинасы янында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы чорында илне яклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә» һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

«Татмедиа» бинасы янында ук «Казан укый, Татарстан укый» китап фестивале уза. Язучы Гүзәл Яхина Татарстан Республикасы Президенты белән сөйләшеп торды һәм аңа яңа чыккан «Дети мои» китабын бүләк итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.