Яңалыклар

17.05.2018

Кытай Чжэцзян провинциясенең Ханчжоу шәһәренә эш сәфәрен йомгаклап, Татарстан Республикасы Президенты Geely автомобильләр җитештерүче компаниядә булды. 

"«Джили» компаниясе - Кытайда иң эре автомобильләр җитештерү компанияләренең берсе. Сез җитештерүче транспортның безнең илдә популярлыгы арта бара, дилер үзәкләренең челтәре киңәя бар. Татарстанда шулай ук машина төзү юнәлеше юскән. Без авыр йөк автомобильләре, вертолетлар, самолетлар һәм суднолар җитештерәбез. Безнең КАМАЗ авыр йөк автомобильләре бөтен дөньяда билгеле. Без сезнең компания белән багланышларга шат булабыз", - диде очрашуда Рөстәм Ммңнеханов һәм Татарстан Республикасына чакырды.  

17.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Hikvision компаниясендә булды, бүген «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумы кысаларында бу компания белән ICL-КПО ВС Татарстан компаниясе Ниятләр турында беркетмә имзалады.   

17.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Alibaba компаниясенең баш офисында булды, анда аңа топ-менеджерлар компания эшчәнлеген тәкъдир иттеләр.

17.05.2018

Казанның Үзәк стадионы каршындагы мәйданда ФИФА Кубогының Казан шәһәре буйлап өч көнлек туры башланды.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты.

17.05.2018

Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай коммунистлар партиясенең Чжэцзян провинциясе комитеты секретаре Чэ Цзюн белән очрашты. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрен оештыруда ярдәмнәре өчен һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәтен белдерде. 

17.05.2018

Бүген Ханчжоу шәһәрендә «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумы барышында Саба муниципаль районы белән Вэнлинь шәһәре арасында тугандаш шәһәрләр булу турындагы килешү һәм Кукмара муниципаль районы белән Юйхуань шәһәре арасында тугандаш шәһәрләр булу турындагы килешү имзаланды. 

Татарстан Республикасы ягыннан килешүләргә имзаларын Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев куйдылар. 

17.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумында катнашты.

Форум ачылыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Чжэцзян провинциясе Губернаторы урынбасары Чжу Цонзю белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Чжэцзян провинциясенә чакырулары һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде: «Без Кытай белән мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен хуплыйбыз һәм Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасындагы дуслыкны ныгытуга юнәлгән төрле яклы багланышларны киңәйтүгә зур әһәмият бирәбез. 2018 һәм 2019 еллар Россия һәм Кытай төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителде. Бу төбәкләр һәм муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә элемтәләрне ныгыту өчен яхшы мөмкинлек», - диде ул.

17.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасына килде, анда ул Чжэцзян һәм Фуцзянь провинцияләре җитәкчелеге белән очрашачак, шулай ук берничә сәнәгать компаниясендә булырга җыена. 

Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «АК БАРС» банкы ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев,  Татарстан Республикасының КХРдагы сәүдә-сәнәгать вәкиле Марсель Гыйләҗев һәм башкалар.

16.05.2018

Бүген Казан  Кремлендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.  

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары, мунициципаль районнар җитәкчеләре катнашты.   

Утырыш барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.

Көн тәртибендә «2017 елда коррупциягә каршы көрәш эше, 2018 елга коррупциянең сәбәпләрен һәм шартларын бетерү чаралары турында»гы мәсьәлә иде.

16.05.2018

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Болгар шһәрендә булды, анда ул «Кол Гали» кунакханә комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

Объектны карап чыгуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, «ТР «ГИСУ» ДКУ директоры Марат Айзатуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камиль Ногаев, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.   

Битләр: << 1001 1002 1003 1004 1005 ( 1006 ) 1007 1008 1009 1010 >>