Рөстәм Миңнеханов Германия эшлекле даирәләренә: Без уртак проектларны гамәлгә ашырырга телибез

11.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франкфурт-на-Майне шәһәрендә ACHEMA-2018 нефть химиясе җиһазлары халыкара күргәзмәсе кысаларында Германия эшлекле даирәләре белән очрашты. 

Очрашуда Россия Федерациясенең Франкфурт-на-Майнедагы Генераль консулы Александр Булай, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры АльБерт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, DECHEMA Exhibitions генераль директоры Томас Шёринг, Татарстан һәм Германия компанияләре вәкилләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ACHEMA-2018 күргәзмәсенә чакыру өчен рәхмәтен белдерде һәм мондый чараларның Россия-Германия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Германия эшлекле даирәләре хезмәттәшлегенә ярдәм итүен ассызыклады. 

Без уртак проектларны гамәлгә ашырырга телибез. Билгеләп үтәргә кирәк: узган ел без Linde компаниясе белән олы документ имзаладык. Быел Германия иминият компаниясе катнашында кредит килешүе имзаланды. Минем фикеремчә, безнең бүгенге визитыбыз файдалы булачак. Без багланышларга ачык", - диде ТР Президенты. 

Александр Булай сүзләренә, бүгенге катлаулы чорда Россия белән Германия арасындагы икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтүгә уртак адымнар ясарга кирәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.