Казанга Халыкара футбол ассоциацияләре федерациясе (ФИФА) президенты Джанни Инфантино килде

20.06.2018

Халыкара футбол ассоциацияләре федерациясе (ФИФА) президенты Джанни Инфантино Казанга килде.

“Казан” халыкара аэропортында ФИФА президентын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов каршы алды.

Килеп җитү белән Джанни Инфантино Иран һәм Испания җыелма командалары арасында матч булачак “Казан-Арена”стадионына юнәлде.

Матч башланыр алдыннан Джанни Инфантино Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.