Рөстәм Миңнеханов Испания һәм Иран җыелма командалары арасында футбол матчы кысаларында берничә эшлекле очрашу үткәрде

20.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Испания һәм Иран җыелма командалары арасында футбол матчы кысаларында берничә эшлекле очрашу үткәрде.

Очрашулар "Казан-Арена" стадионында узды. 

Рөстәм Миңнеханов "Россия автомобиль юллары" дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Сергей Кельбах белән очрашты. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты. Республикада юл-транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе турында сөйләштеләр. 

Шуннан ТР Президенты Испания мәдәният һәм спорт министры Хосе Гирао Кабрера белән очрашты. Хосе Гирао Кабрера Казанга Испания командасы уеныны карарга килде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.