Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Россия-Иран хезмәттәшлеге кысаларында Иран Ислам Республикасы белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли

21.06.2018

Татарстан Россия-Иран хезмәттәшлеге кысаларында Иран Ислам Республикасы белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Мәһди Санаи әфәнде белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Очрашу башлангач, Рөстәм Миңнеханов Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында кичәге Иран – Испания матчында Иран җыелма командасының лаеклы уенын билгеләп үтте.  

«Минемчә, бу уен лаеклы булды, - диде ул. – Футболчылар бик тырыштылар! Иран спортчылары үзләрен лаеклы яктан күрсәттеләр».

Аннары Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Россия-Иран мөнәсәбәтләре барлык юнәлешләрдә дә үсә, төбәк дәрәҗәсендә активлык күрсәтү дә бик мөһим. 

Бай мәдәният, тарихи тамырлар һәм гасырларга сузылган традицияләр безгә  Иран белән мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм ныгытырга ярдәм итә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул берничә мәртәбә Иранда булганын искә алды. 

10 елдан артык Казанда Иран Генераль консуллыгы эшләп килә, диде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, Татарстан, Россия төбәге буларак, Иранның Хөрәсән-Резави һәм Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинцияләре белән хезмәттәшлек итә.

«Безнең икътисадый багланышлар дәрәҗәсе әлегә түбән, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Эшне активлаштырырга кирәк. «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында ислам дөньясы илләре белән зур эш алып барыла».

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, республикада Болгар ислам академиясе эшли, анда ислам дине тәгълиматчыларын әзерлиләр. Сездән консультацияләр сорап мөрәҗәгать итәчәкбез, диде ул, Иран Илчесенә мөрәҗәгать итеп. 

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты кичә, 20 июньдә, Казанда   Иран симфоник оркестрының уңышлы чыгышын билгеләп үтте.  

Үз чиратында Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Мәһди Санаи әфәнде Рөстәм Миңнехановка кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. 

Аннары яклар Казанда «Мир Бизнес Банк» АҖ банкы филиалын ачу мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Билгеләп үтелгәнчә, «Мир Бизнес Банк» АҖ («МБ Банк» АҖ)нең 100% акциясе Иран Ислам Республикасының иң эре дәүләт банкы «Банк Мелли Иран» банкыныкы. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Мәһди Санаи Иран компанияләренең «Татнефть» ГАҖ белән хезмәттәшлеге турында сөйләштеләр.  

Яклар Татарстан белән Иран арасында төбәк дәрәҗәсендә мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм ныгытырга дип килештеләр.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.