Рөстәм Миңнеханов "Татнефть” ГАҖнең акционерлары җыелышында катнаша

22.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә. Ул анда "Татнефть” ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы һәм Директорлар советы утырышында катнаша. 

Чара "Нефтьче" мәдәният йортында уза. 

Акционерлар "Татнефть” ГАҖнең 2017 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре, финанс хисапны карыйлар, Директорлар советын, ревизия комиссиясен раслый. 

Утырышта Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволары вәкилләре, нефтьле район башлыклары, "Татнефть" ГАҖ белән хезмәттәшлек итүче компанияләре вәкилләре катнаша. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.