Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын үзгәртеп кору турында Указ имзалады

22.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын үзгәртеп кору турында Указ имзалады.  

Татарстан Республикасы Президентының №ПУ-454 Указы 2018 елның 22 июненнән үз көченә керә.   

«Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү максатларында Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 статьясы, «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары турында» 2005 елның 6 апрелендәге № 64-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә карар бирәм: … Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы итеп үзгәртеп корырга», - диелә,аерым алганда, Указ текстында.


ТР Президенты Матбугат хезмәте