Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы спорт министрын һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрын билгеләү турындагы Указларга имза салды

22.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә  Указ имзалады.

№ ПУ-455 Указы белән Татарстан Республикасы спорт министры итеп Леонов Владимир Александрович билгеләнә.

«Леонов Владимир Александровичны, элек биләгән вазыйфасыннан азат итеп, Татарстан Республикасы спорт министры итеп билгеләргә», - диелә Татарстан Республикасы Президенты Указы текстында.   

Шулай ук Фәттахов Дамир Илдус улын Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры итеп билгеләү турында №ПУ-456 Указына да кул куелды.

«Фәттахов Дамир Илдус улын Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры итеп билгеләргә», - диелә Татарстан Республикасы Президенты Указы текстында.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.