Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе Игнасио Ибаньес белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов илчене Испания җыелма командасының футбол буенча дөнья чемпионаты матчында җиңүләре белән котлады. Испания һәм Иран җыелма командалары арасында матч 20 июнь көнне "Казан-Арена" стадионында үтте.
Очрашуда Россия төбәге буларак Татарстан белән Испания арасында хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде. Аерым алганда, туризм өлкәсен үстерү, мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлеккә ярдәм итү кирәклеге ассызыкланды.
Без Россия-Испания мөнәсәбәтләре кысаларында Испания белән мөнәсәбтәләргә аеруча игътибар итәбез, диде Рөстәм Миңнеханов.
Испания компанияләре тәҗрибәсе файдалы булачак юнәлешләр арасында Рөстәм Миңнеханов автомобиль компонентлары, машина төзелеше, мәгълүмат технологияләре, авыл хуҗалыгы һәм сәламәтлек саклау тармакларын атады.
Ул шулай ук Казан федераль университеты нигезендә Испания үзәге эшләвен искәртте. Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек бик мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов, ил мәдәниятын өйрәнергә, студентлар белән алышырга кирәк.
"Бүген уңай мөнәсәбәтләрне саклау бик мөһим", - диде ул.
Испания Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе билгеләгәнчә, ул Испания җыелма командасының Казанда уйнау хәбәрен бик шатланып каршы алды.
Аның сүзләренчә, биредә матчларны бик яхшы әзерлиләр, бөтен куркынычсызлык һәм оештыру таләпләре үтәлә.
Ул хәбәр иткәнчә, Испания илчелегендә Россия төбәкләре белән мөнәсәбтләрне сакалу әһәмиятен аңлыйлар. "Россия төбәкләре белән танышу - безнең өчен бик әһәмиятле мәсьәлә", - диде ул.