Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов PAX Technology Limited компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
PAX Technology Limited компаниясе бүгенгә бөтен дөньяда банк түләү терминаллары базарында алдынгылардан санала.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Кытай партнерлары белән эшлекле багланышларны үстерүгә җитди игътибар бирә. Татарстан Кытайның өч провинциясе белән тыгыз хезмәттәшлектә. 2017 ел йомгаклары буенча КХР белән товар әйләнеше 50%ка арткан.
Уңай мисал итеп Рөстәм Миңнеханов республикада «Хайер» компанияләре бизнесын китерде.
Татарстан PAX Technology Limited комапниясе белән хезмәттәшлекне үстерергә тели, диде Рөстәм Миңнеханов.
Хезмәттәшлек перспективалары турында «Инпас Компани» ҖЧҖ генераль директоры Илья Коробов сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, «Digital Loyalty System» (Казан) компаниясе ваклап сату процессына идарә һәм сатучыларны идентификацияләү өчен сервис эшләгән.
Компания бу сервисны тәкъдим итә.
PAX Technology Limited вәкилләре хәбәр иткәнчә, Казанда вакытта алар «Digital Loyalty System»да булганнар һәм партнерлык вариантлары турында фикер алышырга әзерләр.