Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президентын Татарстанга чакырды

04.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига эш сәфәре кысаларында Финляндия Президенты Саули Ниинисте белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясенең Финляндия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Кузнецов һәм Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты.   

Искәртәбез, 2015 елда Рөстәм Миңнеханов Саули Ниинисте белән очрашкан иде инде.  

Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президентына очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. Ул ассызыклаганча, Россия һәм Финляндия җитәкчеләре төбәкара хезмәттәшлек үсеше өчен уңай шартлар тудыруга зур игътибар бирәләр.  

«Илләребез арасындагы хезмәттәшлек күршеләрчә дустанә мөнәсәбәтләребезнең ныклы нигезе булып тора, – диде Татарстан Президенты. – Татарстан үз чиратында сезнең ил белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Үткән ел безнең товар әйләнеше $560 миллионга җитте – бу  2016 елга карата 1,5 мәртәбә артык».

Татарстан Президенты фин компанияләре белән эшләү тәҗрибәсе, үзара сәүдә үзенчәлекләре, мәгариф, фән һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек, югары уку йортлары арасындагы багланышлар турында сөйләде.   

Яклар шулай ук җирле татар җәмгыяте турында да сөйләделәр, туган телне, гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклау мәсьәләләрендә аларның активлыгын да билгеләп үттеләр.    

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президентын Россиягә киләчәк эш сәфәре вакытында Татарстанга килергә чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.