Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия икътисад министры Мика Линтиля белән очрашты. Чара ТР Президентының Хельсинкига эш визиты барышында узды.
Рөстәм Миңнеханов Россия-Финляндия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Финляндиянең эшлекле элемтеләре үсешен ассызыклады.
ТР Президенты фикеренчә, уртак бизнес-форумнар һәм башка чаралар эшлекле даирәләргә яхшы этәргеч бирә. Бүген берничә Финляндия компаниясе, республика өчен әһәмиятле социаль-икътисадый проектларны гамәлгә ашыруда катнашып, Татарстанда уңышлы эш алып бара.
Татарстан Президенты алга таба хезмәттәшлекне арттыруда перспективалы юнәлешләрдән мәгариф, мәгълүмати коммуникацион технологияләр, транспорт һәм логистика, калдыкларны эшкәртү һәм башка өлкәләрне билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Финляндия арасында эшлекле элемтәләрнең системалы үсешен билгеләп үтте. 2017 елда үзара сәүдә әйләнеше күләме 560 млн долларга җиткән. Бу 2016 елдагыдан 1,5 тапкыр артыграк.
Финляндия икътисад министры үз чиратында Татарстанның зур икътисадый һәм инвестицион куәте барлыгын әйтте. Ул Рөстәм Миңнехановка Финляндия белән киңкырлы хезмәттәшлеккә игътибарлы булганы һәм фин инвесторларына ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Мика Линтиля барында Казанның "ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендәге паркы һәм Business Oulu эшкуралыкны үстерү агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында документлар имзаланды. Шулай ук “ИТ-парк” Helsinki Business Hub инвестиция агентлыгы белән үзара хезмәттәшлек алып бару турында килеште.