«ЮИТ» фин компаниясе Татарстан Президентына яңа проектлар – Tripla шәһәр комплексын һәм Oodi китапханәсен тәкъдир итте

04.12.2018

Бүген Хельсинкига эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЮИТ» фин төзелеш компаниясе җитәкчелеге белән очрашты һәм яңа проектлар – Tripla шәһәр комплексы һәм Oodi китапханәсе белән танышты.

Tripla проекты зур булмаган Пасила районын үстерүне күз алдында тота, киләчәктә ул Хельсинкиның икенче үзәге булырга тиеш. Монда элек тимер юл депосы эшләгән. Җирле хакмиятләр 35 га территорияне төзелешкә бирергә карар кылганнар.

Проект җитәкчесе Тапио Сало хәбәр иткәнчә, Tripla комплексы составына торак йортлар, коммерция үзәкләре, яңа транспорт-күчеп утыру төене керәчәк. Яңа хаб пассажирлар агымы буенча илдә иң эресе булачак.   

Тагын Татарстан Президенты Oodi («Ода») яңа үзәк шәһәр китапханәсендә булды. Китапханә өч катлы. Беренче катта – берничә керү урыны булган универсаль киңлек, анда иркен вестибюль, лекцияләр һәм чаралар уздыру өчен заллар, китапханә хезмәт күрсәтүләре һәм кафе урнашкан. Икенче катта уку һәм эш урыннары. Өченче катта китап кибете, ял итү урыны, лобби һәм кафе.

Oodi административ директоры Кари Лямся Татарстан Республикасы Президентына китапханәдә уздырылачак чаралар турында сөйләде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.