Алексей Песошин Татарстанның «Ел юристы» 2024 юридик премиясен һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыруда катнашт

02.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасының «Ел юристы» 2024 юридик премиясен һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыруга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Чара гадәттәгечә Казан (Идел буе) федераль университетының төп бинасында узды.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Алексей Песошин республикада дәүләтчелек нигезләрен ныгытуга, хокук тәртибен һәм җәмәгать тынычлыгын тәэмин итүгә, республика халкын хокукый агартуга үз өлешен кертүче профессиональ берләштерелгән юридик бергәлек барлыкка килүен билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән ТР Премьер-министры барлык юристларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Алексей Песошин искәрткәнчә, быел Казан янә әһәмиятле халыкара вакыйгалар үзәгенә әверелде. Сентябрьдә Россиянең төп чараларының берсе - өченче Казан халыкара юридик форумы узды. Аның төп максаты - юридик бергәлекләр арасында багланышлар урнаштыру һәм белем алмашу. Форумда Россиянең 27 шәһәреннән һәм чит илләрдән 800дән артык кеше катнашты. «Россия юристлары ассоциациясе гражданлык җәмгыятенең йогынтылы коралы буларак россиялеләргә нәтиҗәле профессиональ ярдәм күрсәтү өчен өстәмә мөмкинлекләр ачты, - диде Алексей Песошин. - Бөтен ил буенча 1 меңнән артык түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге булдыру халыкка, шул исәптән МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, шулай ук яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә квалификацияле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирде».

Татарстан Республикасы Премьер-министры Казан федераль университетының барлык өлкәләрдә эшләүче квалификацияле юридик кадрлар әзерләүдә аерым әһәмиятен билгеләп үтте. «Казан юридик мәктәбе хаклы рәвештә илдә иң көчлеләрнең берсе санала", - дип белдерде ул. Алексей Песошин тармак ветераннарын да котлады.

«Сез - зирәклек һәм тәҗрибә гәүдәләнеше, сезнең тырышлыгыгыз һәм эшкә бирелгәнлегегез илнең хокукый системасын камилләштерүдә төп нигез булды, - диде ул. - Ышанам ки, юристларыбызның профессиональлеге һәм актив гражданлык позициясе киләчәктә дә республика үсешенә һәм киләчәктә дә хокукый дәүләтнең аякка басуына ярдәм итәчәк». Сүзен йомгаклап, Татарстан Республикасы Премьер-министры барысына да уңышлы эшләр, казанышлар һәм ныклы сәламәтлек теләде, шулай ук лаеклы бүләкләр тапшырды.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасында ел саен Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Советының 2015 елның 20 маендагы карары белән гамәлгә куелган «Ел юристы» Татарстан Республикасы юридик премиясен һәм Россия Юристлар ассоциациясе президиумының 2016 елның 3 ноябрендәге карары белән гамәлгә куелган Габриэль Феликс улы Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыру тантанасы үткәрелә.

Татарстан Республикасының «Ел юристы» юридик премиясе 7 номинациядә тапшырыла: «Хокукый агарту»; «Гадел хөкем»; «Юридик һөнәргә тугрылык»; «Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү»; «Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау»; «Законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү»; «Корпоратив юрист».


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.