Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катарга эш сәфәре кысаларында Катар Әмире белән очрашты, шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты белән «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов Катар ягы чакыруы буенча Дохада булды. Ул Катар Дәүләте Әмире Тамим бин Хәмәд Әл Тани белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Ислам дөньясы, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) белән багланышларга зур әһәмият бирә. Ул Катар компанияләрен Татарстандагы инвестицион проектларда катнашырга чакырды. Аерым алганда, үзара кызыксыну булган кайбер конкрет юнәлешләр турында фикер алышынды.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты Мансур Ибн Зәйд Әл Нәхәйян белән әңгәмә корды. Форсаттан файдаланып, Татарстан Рәисе бүген билгеләп үтелә торган Берләшкән Гарәп Әмирлекләре оешу көне уңаеннан БГӘ җитәкчелегенә иң җылы теләкләрен җиткерүне сорады.
Әңгәмәдә «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларындагы эш турында фикер алыштылар. Төркемнең күчмә утырышы якын арада узачак, дип билгеләп үтелде.
БГӘ вәкиле - Стратегик караш төркеменең актив катнашучылары арасында.