Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Россия ҖҮФХИнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Эдуард Һиәлиев катнашты.
Яклар Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар: хөкем ителгәннәрне социаль адаптацияләү һәм реабилитацияләү, төзәтү учреждениеләрендә җитештерү секторын үстерү һәм постпенитенциар сынау өлкәсендә хезмәттәшлек итү.
Очрашуның аерым темасы Казанның Гудованцев урамында яңа тикшерү изоляторы төзелешенең агымдагы барышы булды. Объект 1000 урынга исәпләнгән. СИЗОны 2025 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Аркадий Гостев шулай ук Рөстәм Миңнехановка Россия Җинаять-башкарма системасына йөкләнгән бурычларны үтәгәндә ярдәм күрсәткән өчен ҖҮФХ Мактау грамотасын тапшырды.