Рөстәм Миңнеханов Казан авиазаводында булды һәм «Туполев» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

04.12.2024

Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Туполев» АҖ ( Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе составында «Ростех» дәүләт корпорациясе) Директорлар советы утырышы узды. Чара С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында - «Туполев»АҖ филиалында узды.

Совет утырышында РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, «Ростех» дәүләт корпорациясенең авиация комплексы индустриаль директоры Анатолий Сердюков, «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ генераль директоры Вадим Бадеха, «Туполев» АҖ идарәче директоры Александр Бобрышев һәм Казан авизаводы директоры Зөфәр Миргалимов катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан катнашучылар Казан авиация заводын модернизацияләүнең барышы белән таныштылар, анда бүген колачлы төзелеш алып барыла һәм цехларны техник яктан яңадан җиһазлау уздырыла.

Киңәшмә барышында «Туполев» АҖ эшчәнлеге, техник яктан яңадан коралландыру һәм төзелеш, Ту-214 самолетларын серияле җитештерү, заводка яңа кадрлар җәлеп итү, тышкы кооперация мәсьәләләре каралды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов 2014 елдан 2024 елга кадәр Казан авиазаводын җитәкләгән Николай Савицкихка дәүләт бүләге тапшырды. Ул «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. Казан авиация заводы матбугат хезмәте ярдәме белән.