Рөстәм Миңнехановка терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләрне реабилитацияләү өчен «Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге"н тәкъдир иттеләр

30.11.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге» мобиль комплексын тәкъдир иттеләр. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданчыкта оештырылды.

«Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге» терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләрне тернәкләндерү өчен мобиль комплекс Марат Ильясов тарафыннан эшләнгән. Проект турында автор үзе сөйләде. Марат Ильясов - шулай ук тернәкләндерү өчен тренажерлар линейкасы авторы да.

Тренажерлар медицина эшләнмәләре сыйфатында теркәлгән, Татарстанның җиде тернәкләндерү үзәгендә, шулай ук Мәскәүдә Н.И. Пирогов исемендәге Илкүләм медик-хирургия үзәгендә сынау узганнар һәм үзләрен уңышлы күрсәттеләр.

Бүген Рөстәм Миңнехановка мобиль комплекс һәм аннан файдалану планнары турында җентекләп сөйләделәр. Татарстан Рәисе шулай ук тренажерларда шөгыльләнгән һәм уңай нәтиҗәләргә ирешкән кешеләр белән аралашты.

Белешмә өчен:

2022 елда Марат Ильясов ВКС буенча Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин каршында тернәкләндерү үзәге турындагы нотык белән чыгыш ясады. Әлеге ВКС нәтиҗәсе буенча аның инициативалары ил Президенты һәм федераль министрлыклар тарафыннан хупланган. Әлеге проект илнең иң яхшы 100 социаль проекты исемлегенә кергән. Төгәлрәк - https://rsv.ru/news/1/7494/


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.