Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм Россия федераль атом - төш үзәге - Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Республика Рәисе хезмәттәшләренә мәгариф, сәнәгать һәм ИТ өлкәләрендәге уртак проектларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, Татарстанның шактый сәнәгать потенциалы һәм компетенцияләре бар, ә предприятиеләр «Росатом» белән берлектә алдынгы технологияләрне гамәлгә кертәләр һәм яңа проектларны гамәлгә ашыралар.
"Безнең өчен „Росатом“ның университетларыбызны терәк югары уку йортлары исәбенә кертүе, КНИТУ-КАИ базасында Алдынгы инженерлык мәктәбенең төп партнеры булуы мөһим. Бу безнең югары уку йортларына студентлар әзерләүне яхшыртырга, ә Росатомга җитештерүне әзерлекле инженер кадрлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Ышанам ки, без яңа уртак проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән хезмәттәшлегебезне дәвам итәчәкбез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда яңа перспектив проектлар турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан студентларының югары уку йортлары фәнни институтлары базасында өстәмә белем алу мөмкинлеге турында килештеләр.