Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы субъектларының иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

04.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Идел буе федераль округы субъектларының иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне видеоконференция режимында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уздырды.

Төп темалар арасында: яңа электораль цикл һәм 2025 елның Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек. Тулы вәкаләтле вәкил искәрткәнчә, Идел буе федераль округында өч төбәк башлыкларын сайлау планлаштырыла: Татарстан, Чувашия һәм Пермь крае. Бер үк вакытта җиде административ үзәкнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау кампаниясе һәм массакүләм муниципаль сайлаулар узачак. Округ төбәкләрендә булачак сайлауларның легитимлыгы һәм үтә күренмәлелеге, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү өчен шартлар тудыру мөһим.

Киңәшмә барышында вәкаләтле вәкил социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләренә дә игътибар итте. Хәзерге вакытта МХОдә катнашучыларны тыныч тормышка, икътисадка һәм социаль проектларга интеграцияләү, хәрбиләрнең гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтү мөһим бурычларның берсе булып тора. Президентның Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының аерым контролендә – Дәүләт Башлыгы Владимир Путин инициативасы белән 14 илкүләм проектны гамәлгә ашыру.

Вәкаләтле вәкил аерым игътибарны «Мәгариф» һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга юнәлтте. Шулай ук 2025 елдан төбәк башлыкларының шәхси контролендә Дәүләт Башлыгы Федераль Собраниегә юлламасында белдергән 5 яңа илкүләм проектны гамәлгә ашыру булырга тиеш: «Гаилә», «Озак һәм актив тормыш», «Кадрлар», «Мәгълүматлар икътисады» һәм «Россия яшьләре». Киңәшмәдә аерым блок буларак торак-коммуналь хуҗалык объектларының 2024-2025 елларга җылы бирү сезонына әзерлеге һәм округта ККК реформасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Вәкаләтле вәкил төбәк башлыкларына сезонны авариясез узу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә җитешсезлекләрне бетерү буенча нәтиҗәле чаралар күрергә кушты. Киңәшмә азагында Игорь Комаров округ иҗтимагый проектларын гамәлгә ашыруга тукталды һәм «Беренчеләр хәрәкәте», Росмолодежь, РСМ, Россия студотрядлары һәм «Белем» Россия җәмгыяте белән хезмәттәшлек кысаларында балалар һәм яшьләр белән тәрбия эшен дәвам итүгә игътибарны юнәлтте.

Тулы вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, киләсе елда эшләүче яшьләр өчен Идел буе федераль округының яңа проекты старт ала, ул төбәк һәм округ этаплары кысаларында спорт һәм интеллектуаль ярышларны күздә тота. Катнашучылар икътисадның реаль секторы предприятиеләре хезмәткәрләре булачак.

Югары вазыйфаи затлар белән киңәшмә барышында вәкаләтле вәкил аппараты контролендә булган башка актуаль мәсьәләләр, шул исәптән хәрбиләргә ярдәм чаралары, милләтара мөнәсәбәтләр, «Пространство мәгълүматлары илкүләм системасы» программасын гамәлгә ашыру турында да сүз барды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.